Новости
17 декабрь 2023, 12:37

Биш ай инде җирли алмыйлар

Уфаның Дим районында фатирда үлгән 56 яшьлек Әлфиянең гәүдәсе инде биш ай моргта ята.

Биш ай инде җирли алмыйларБиш ай инде җирли алмыйлар
Биш ай инде җирли алмыйлар
Аның бер танышы Вероника UFA1.RU редакциясенә мөрәҗәгать иткән һәм тиздән күмәргә бернәрсә дә калмаячагын әйткән. Ул Әлфиянең туганнарын эзләүдә зур активлык күрсәтә.



Әлфиянең туганнарын эзләү берничә ай дәвам итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның Рәмис исемле туганы бар, әмма аның белән дә элемтәгә беркем дә чыга алмый. Вероника ярты ел инде хатын-кызны күмеп булмавына мистик сәбәп табарга тырышкан.

- Минемчә, бәлки, аны үз көчебез белән, туганнарысыз күмәргә кирәктер - дип фаразлый Вероника. - Бәлки, ниндидер ишек ачылыр иде, югыйсә, ул үзе туганнарының табылуын теләми кебек...

Үлгән хатынның танышлары аның дошманнары булмаганлыгын һәм үз-үзенә кул сала алмаганлыгын әйткән. Аларның Әлфиянең килеп чыгышы турында ике версиясе бар: Нуриман районы һәм Үзбәкстан.
 
Бәлки сез танырсыз бу ханымны?

фото: Ufa1.ru
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас