

Бу көн Югары Янактай авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды. Авылда яңартылган клуб бинасы ишекләрен ачты. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән, 2012 елдан башлап буш торган бинаны узган елда ремонтларга карар итә авыл халкы. Һәм “Берәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә, район Хакимияте, авыл биләмәсе хакимияте, район мәдәният бүлеге хуплавы һәм ярдәме белән зур эш башлана. Югары һәм Түбән Янактай авыллары халкы да бу башлангычны күтәреп ала. Җылы, якты, матур, уңайлы клубка җыелган халыкның шатлыгын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та уртаклашты һәм музыкаль үзәк бүләк итте. Аннары клубны яңарту эшенә зур өлеш керткән янактайлыларга (Югары һәм Түбән Янактай авыллары халкына) район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды, рәхмәт белдерде, гел актив булырга өндәде. Авыл клубы каршындагы “Горница” фольклор ансамбле хатын-кызларын мәдәниятне үстерүгә салган өлешләре өчен Югары Янактай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәшит Мусин Рәхмәт хатлары белән билгеләде.
Газим Талипов фотолары