Новости
15 декабрь 2023, 14:38

Кыю чыгыш

"Йолдызлы сукмак" район конкурсында Штәнде урта мәктәбе каршында эшләп килгән мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбияләнүчеләре икенче урын яуладылар. 

Кыю чыгышКыю чыгыш
Кыю чыгыш

Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре  арасында оештырылган „Йолдызлы сукмак”  район фестивале быел дүртенче ел, онлайн-форматта уза. Агымдагы елда конкурс  патриотик рухлы, туган ягын яраткан сабыйларны үзенә туплады.  „ "Русия— минем туган илем” патриотик җырлар конкурсы Русия һәм Башкортстан Конституцияләре кабул ителәгә 30 ел тулу чикләрендә  үтте.  

Штәнде урта мәктәбе каршында эшләп килгән мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбияләнүчеләре ” Толпар атым” җырын оптимистик рухта башкардылар.

  Тырышлыклары бушка китмәгән.  Зөлфия Вәлиева җитәкчелегендә ир балалар бик матур чыгыш  ясады.

Котлыйбыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас