

Яңа ел бәйрәмнәренә аз вакыт калып бара. Балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре кайчан уздырылачагы билгеле. Республика Чыршы бәйрәме 27 декабрьдә үткәреләчәк. Аңа уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, фестиваль лауреатлары, һәләк булган хәрбиләрнең һәм аз тәэмин ителгән ишле гаиләләрдән балалар, ятимнәр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырыла.