

"Балкыш" командасы Бүгенге башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары тел сагында тора, киләчәк буынга телебезнең матурлыгын тапшырырга тырышалар. Алар укучыларга рухи хәзинәбезнең чал гасырлар төпкелендә калган тарихын өйрәтә, аның киләчәгенә һәр яктан да булышлык итеп, укучылары белән һәм үзләре генә дә төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаша.
Май аенда Милли мәгариф буенча ресурс үзәге башлангычында "Остаз" республика конкурсына старт бирелде. Яңа бәйге Русиядә “Укытучы һәм остаз елы”на, республика игълан ителгән “Кече Ватан өчен изге гамәлләр елы”на багышланды. Балтач районыннан "Балкыш" командасы Краснокама районында республика конкурсының зона этабында катнашып, лаеклы чыгыш ясап "Милли мәгарифнең нык калканы" номинациясендә җиңү яулады. Залдагыларның алкышлары астында “Балкыш” командасы сәхнәгә чыгып матур чыгыш ясады һәм Илгиз Әхвәс улы башкорт халкының мәдәниятен һәм тарихын үстерүгә, милли традицияләрне пропагандалауга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм укытуга зур өлеш керткән өчен бер төркем башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Менә алар: Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Светлана Мөбарәкова, Зифа Шәймөхәммәтова; Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Зифа Разетдинова, Земфира Шәйхинурова, Гөлназ Әнвәрова; Сәйтәк урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Шәрифнурова; Әниф Акрамов исемендәге Штәнде мәктәбе укытучысы Рәмзия Вәлинурова; Иске Балтач авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнәзирә Имамова.
Халкыбызның мәдәниятен, тарихын үстерүдә, йолаларга, телгә сөю тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: Фидания Мәхмүтова (Иске Тимкә мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы); Гөлфия Моратова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы); Эльмира Закирова (Уразай мәктәбе укытучысы); Розалия Рафикова (Көндәшле мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы).
Газим Талипов фотосы