

Бу аномаль суыклар, кызганычка каршы, эзсез үтмәде. Интернет челтәрендә Киров өлкәсендә яшәүче бер почтальонка урамда туңып үлгән дигән хәбәр чыкты. Даров районы Кобра авылында: “Тагын бер почта бүлекчәсе ябыла инде”, - дип борчылалар.
Киров өлкәсе төркемнәрендә бу хатынны бик нык кызганып язалар. Почтальон хатынның өлкән яшьтә булуы билгеле. «Яшьләрне каян аласың? 3 мең сумга кем йөрсен?», «Йөрәге тоткандыр да, ярдәм итүче булмаган...», «Ә нигә почта үз хезмәткәрләрен тиешле кием белән тәэмин итми?», «Нигә транспорт бирмәгәннәр?», «Тагын бер почта бүлекчәсен ябып куячаклар, «нигә» дип сорасаң – «почтальоннар катып үлмәсен генә» диячәкләр...», «Почта хуҗаларын да шул урамнардан йөртергә кирәк», – дип язалар.
Коточкыч хәл Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә дә булган: әнисе йоклаган вакытта 1,5 яшьлек малай ишекне ачып тышка чыгып киткән һәм кире керә алмыйча, туңып үлгән.
Алтай краенда да минус 58 градус салкыннар теркәлгән, урамда кошлар катып үлгәннәр, дип яза урындагы матбугат. Алтай крае башкаласында 112нче лицей янында каргалар агач ботакларына берегеп, катып калган, дип яза «Инцидент Барнаул» телеграм-каналы. Курай авылындагы салкыннарның ничә градус булуын күрсәтергә градусниктагы саннар да җитмәгән.
Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза