

Гидрометүзәк фаразлары буенча, бүген, сишәмбе, 12 декабрьдә, явымнар көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез -25,-30°, урыны белән -20°тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 13 декабрьдә, явым булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә -22,-27°, көнчыгышта -32°, көндез -15,-20° күрсәтәчәк.
14 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -20, -25, көнчыгыш районнарда -30°, көндез -12, -17°.