Новости
12 декабрь 2023, 14:55

Авыл укытучыларына - 690 мең сум акча

Ул нәрсә өчен бирелә?

Авыл укытучыларына - 690 мең сум акчаАвыл укытучыларына - 690 мең сум акча
Авыл укытучыларына - 690 мең сум акча

   Башкортстанда авылда эшләүче 150 яшь укытучы республика Башлыгының һәр педагог өчен 690 мең сум күләмендә грантын алачак. Бу хактагы карар Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров имзасы белән хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгының грантларына 35 яшькә кадәрге, 15 меңнән артык кеше яшәмәгән авыл торак пунктларының гомуми белем бирү оешмаларындак кимендә ике ел эшләүче укытучылар дәгъва итә ала.

Шул ук вакытта грантның конкурс җиңүчеләре, акча алган көннән алып, мәгариф оешмаларында төп эш урыны буенча ким дигәндә ун ел эшләргә тиеш.

2019 елдан мондый грантларны 375 яшь авыл педагогы алган. 2023 елда республика Башлыгы карары белән грантлар саны 150гә кадәр арттырылды.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:
Читайте нас