

Чиләбе өлкәсенең Әшә районында М-5 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өч кеше һәлак булган, тагын икесе дәваханәдә.
Авария нәтиҗәсендә Сим шәһәре янында тыгын барлыкка килгән. Шул уңайдан ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләргә бу юлны урап узарга киңәш итә.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.