Новости
10 декабрь 2023, 06:45

Биш гамәл сират күперен узарга булышачак

Нинди гамәлләр турында сүз бара?

Биш гамәл сират күперен узарга булышачакБиш гамәл сират күперен узарга булышачак
Биш гамәл сират күперен узарга булышачак

Кеше, ничек кенә яшәсә дә, кайчан да булса кыямәт көне җитә. Барыбыз да җавап тотар өчен Аллаһы Раббыбыз каршына җыелачакбыз.

Күз алдыбызга китерик: без Сират күперендә басып торабыз. Алдыбызда - Җәннәт, ә аста - Җәһәннәм.

Сират күперен кичеп чыгуда ярдәм итә торган 5 Гамәл бар.
Менә алар:
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:

 «Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен уку
«Җомгага каршы кичтә «Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр» (Әл-Бәйһакый).

 Агарган чәчләр
«Агарган чәчләрне йолкымагыз. Дөреслектә, ул - Кыямәт көнендә яктылык» (Әбү Давыд).

 Намаз һәм сәдака
«Намаз – ул нур, садака – ул дәлил, ә сабырлык – ул – яктылык». Намаз һәм садаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торыр.

Кешеләргә ярдәм итү
«Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын «аяклар тая торган көндә» ныгытыр (Әт-Тәбарани).

 «Әд-Доха намазы»
«Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча садака бирү тиешле. Әмма бу садаканы иртән укыла торган нәфел намазы «Әд-Доха алыштыра» (Имам Әбү Давыд, Мөслим).


"Дин вә мәгыйшәт" төркеменнән

Автор:
Читайте нас