Новости
9 декабрь 2023, 13:33

Вак бәлеш, бик тәмле

Мондый салкыннарда якыннарыгызны вак бәлеш пешереп сыйлагыз әле. Рецепты бик гади. Тәмле килеп чыга.

Вак бәлеш, бик тәмлеВак бәлеш, бик тәмле
Вак бәлеш, бик тәмле

Камыр өчен кирәк: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 100 г атланмай, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, тоз, шикәр комы, он салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аны ял иттерәбез.

Эчлек өчен кирәк: бәрәңге, суган, ит, тоз, борыч. Ите күбрәк булса тагын да тәмлерәк килеп чыга

Вак бәлешләр ясыйбыз. Йөзе килгәч, бөкеләрен ачып, эченә кайнар шулпа салабыз да, яңадан ябып, 20–25 минутка духовкага куябыз.

Автор:
Читайте нас