

Мүк җиләге (клюква), нарат җиләге (брусника) һәм сырганак (облепиха) – кышкы чорда иң файдалы җиләкләр. Алар организмның иммун сыйфатларын арттырырга ярдәм итә, аларда А, С, РР, К, В1, В2, Е, P витаминнары һәм башка мөһим элементлар бар.
Мүк җиләге поливитамин комплекска ия, анда микро - һәм макроэлементлар, шикәр һәм органик кислоталар бар. Бу җиләкнең төп өстенлеге шунда, саклауның нинди булуына карамастан, файдалы сыйфатларын югалтмый.
Аны салкын тию авыруларын профилактикалауда да, физик, акыл һәм эмоциональ киеренкелек вакытында да кулланырга кирәк.
Нарат җиләге А, С һәм Е витаминнарына бай. Анда шулай ук пектин, каротин, калий, магний, марганец, тимер һәм фосфор күп. Бу җиләкнең 100 граммында тәүлеклек нормадан органик кислоталарның 95 проценты, марганецның 32,5 проценты һәм С витаминының 16,7 проценты бар. “Роспотребнадзор” белгечләре хроник арыганлык һәм иммунитеты түбән булган кешеләргә нарат җиләге ашарга киңәш итә. Дәвалану максатында нарат җиләгенең җимешләрен дә, ботакларын һәм яфракларын да кулланырга мөмкин.
Галимнәр сырганакта фәнгә билгеле булган барлык витаминнар да бар дип раслый. Бигрәк тә анда С витамины күп. Иммунитетны ныгыту өчен сырганакны теләсә нинди формада кулланырга була: җиләген ашарга, морсын эчәргә, чәйен кайнатырга. Сырганак суты салкын тиеп, вирус эләктереп авырганда аеруча файдалы. Ул ютәлне йомшарта, томау вакытында җиңеллек китерә һәм температураны төшерергә ярдәм итә.