Новости
9 декабрь 2023, 11:14

Дөньяны ямьләп тусын сабыйлар

Балтач районында агымдагы елның 8 декабренә ничә сабый дөньяга килгән? Әти-әниләр нинди исемнәргә өстенлек биргән?

Дөньяны ямьләп тусын сабыйларДөньяны ямьләп тусын сабыйлар
Дөньяны ямьләп тусын сабыйлар

Быел безнең районда  121 сабый туган.

Узган елның шушы чорында да 121 бала фани дөньяга килгән булган.

Кызлар арасында иң популяр исемнәр – Ясминә, Амелия, София.

Нәзилә, Айлин, Мия, Ева, Каролина, Ирада, Мәлика  кебек сирәк очрый торган исемнәр дә кушканнар.

Ир балалар арасында иң еш кушылган исем- Әмир.

Быел Алим, Мөхәммәт, Иман, Ислам, Батырхан, Арсен, Азис, Урал, Сәит, Севель, Раян, Тамерлан кебек сирәк очрый торган исемнәрне дә үз иткәннәр.

  

2021 нче елда 128 бала туган булган.

Дөньяны ямьләп тусын сабыйлар
Дөньяны ямьләп тусын сабыйлар
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас