Новости
8 декабрь 2023, 14:47

Методистлар эшенә югары бәһа бирелде

Район мәдәният сарае методистлары Алсу Әхмәтсафиева һәм Лариса Ахуновалар методик хезмәткәрләр арасында оештырылган „Осталыкның чикләре” республика конкурсында икенче урын яуладылар.

Методистлар эшенә югары бәһа бирелдеМетодистлар эшенә югары бәһа бирелде
Методистлар эшенә югары бәһа бирелде

Әлеге бәйге 2011 елдан алып оештырыла. Елның-елында төрле район вәкилләре актив катнаша анда. Быел ул өч этаптан торган: презентация эшләү, клуб хезмәткәрләре катнашлыгында урында семинар оештыру һәм онлайн форматта семинар үткәрү. Район мәдәният сарае методистлары оештырган семинарны Халык иҗаты республика үзәгенең генераль директоры урынбасары Альбина Юлдашбаева, Халык иҗаты республика үзәгенең аналитика-информация һәм методик эш бүлеге мөдире Эльмира Ямлихановалар бәһалаган. Семинар-практикум фольклор үсеше һәм халык традицияләрен саклау проблемаларына багышланган булган.

Семинарның икенче өлешендә тәҗрибәле кул осталары тукыма кисәкләреннән тегү, курчаклар бәйләү, тал чыбыкларыннан кәрзинәләр үрү, калфак тегү, бизәнгечләр эшләү, йон басу буенча осталык дәресләре үткәрде. Алар җанлы һәм мавыктыргыч узган. Осталык дәресләре күпләрдә кызыксыну уяткан. Онлайн форматтагы семинар Мәдәният учакларында социаль мәдәни проектларны булдыру темасына багышланган.
Бәйге нәтиҗәләре буенча райондашлырыбызның хезмәте югары бәһаланган. Алар республика күләмендә икенче урынга яулаган. Бу методистларның җаваплы карашы, үз эшен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаруларына бәйле. Әйтергә кирәк, Алсу Әхмәтсафиева методист буларак 17 ел эшли. Лариса Ахунованың бу өлкәдә хезмәт стажы 6 ел тәшкил итә.
Райондашларыбызны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас