

Линара Закирова 5 ел элек, 9 яшендә, ансамбльдә җырлый башлый. Шул вакытта ук вокал буенча укытучысы Рәзидә Әхмәтова аның тавышында ниндидер үзенчәлекле матурлыгын күреп кала. Тон сайлау кебек мөһим мәсьәләдә проблемалары булса да, укучыга ышаныч белдереп, аның белән укытучы өстәмә шөгыльләнә башлый.
—Линара өметләремне тулысынча аклады. Икенче сыйныфка күчкәндә аның белән индивидуаль шөгыльләнә башладым. Газиз Әлмөхәмәтовның „Чайкалалар кәмәләр” дигән җырны өйрәнергә бирдем. Ул аны бик озак, авырлык белән өйрәнде. Иң мөһиме тырышлыгы бушка булмады. Аның җыры бик уңышлы килеп чыкты. Акрынлап кына концертларда катнаша башлады. Кыюсыз кыз сәхнәдә үзен ышанычлы тота башлады. Болар, әлбәттә, бер көндә эшләнмәде, еллар дәвамындагы тырыш эш нәтиҗәсе, — ди укытучысы.
Линара Дамир кызы аеруча моңлы җырларны зур осталык белән башкара. Репертуарында рус, татар, башкорт җырлары да бар. Инглиз телендә дә матур итеп җырлый. Линара Закировада үзенчәлекле тембр, моң бар.
Линара бихисап конкурслар лауреаты. Быел аның да чыгарылышы елы, алда аның тик уңышлар юлдаш булсын!