

Көмьязы авылының „Колобок” балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Усманованың сүзләре бу. Чынлап та эшле булу, бигрәк тә күңелең яткан хезмәтең булу зур шатлык. Төрле чаклар була, әмма сабыйларны яратуы барлык мәшәкатьләрне оныттыра, борчылуларны, аруларны юып алгандай була.
Сания Усманова Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлау белән, 1990нчы елда Көмьязы мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Сания Фидаим кызы 22 ел дәвамында укучыларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирә. 2012нче елда оптимизация җилләре аларның мәктәбен дә читләп узмый. Тугыз еллык мәктәп башлангыч белем учагы итеп үзгәртелә. Укытучы ел ярым эшсез торырга мәҗбүр була.
2014нче елда балалар бакчасына ике төркем булдырыла, һәр төркемгә унбишәр сабый йөри. Сания Фидаим кызы бирегә эшкә урнаша. Эшләп китү авыр бирелми, чөнки ул балалар белән уртак телне тиз таба, аларның холкын, фигылен ишетеп түгел, күреп белә. Читтән торып балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрен үзләштерә. Тәрбияче булып эшләвенә 10 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шул дәвердә күпме балага наз, күңел җылысы өләшкән ул. Үзе кайчандыр укыткан укучыларының балаларын тәрбияли ул. Дөньяны танып-белергә өйрәтә. „Апа”, дип килеп эндәшүләре, кочаклаулары да күңелгә шундый рәхәт дигән иде ул кайчандыр аның хакта язган мәкаләмдә. Әле дә бер нәрсә дә үзгәрмәгән, һәр сабый аңа үзенчә якын, кадерле, алар белән „мәш килеп” көн үткәнен сизми дә калалар. Авылдагы балалар бакчасына гына хас булган җылылык, ниндидер күңелгә рәхәт атмосфера монда хакимлек итә.
Балалар саны азаю сәбәпле, өч ел элек биредә янә бер төркем генә калдырыла. Бүгенге көндә „Колобок” та төрле яшьтәге 17 сабый тәрбияләнә. Иң кечкенәсе — яшь ярымлык.
„Төрле яшьтәге сабыйларны карауның үз мәшәкатьләре, авырлыклары бар. Уңай яклары да юк түгел. Зурраклар белән шөгыльләнгәндә кечерәкләре колак сала, үзенә сеңдерә, өйрәнә бара. Башлангыч мәктәп тә бер бинада урнашкан. Алар мәктәп тормышын күзәтеп йөри. Мәктәпкә кергәндә дә җиңелрәк булачак. Кайда гына, кем белән генә эшләсәң яныңда хезмәттәшләреңә таянасың. Без дә бер-беребезгә ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез,” — ди югары категорияле Сания Усманова.
Тәрбияче Лилия Дәүләтова, тәрбияче ярдәмчесе Айгөл Галләмова, пешекче Альбина Ахтариева, электрик Әлфиз Шәрифҗановлар белән уртак тел табып, бер максатта эшлиләр.
Киләсе елга мәктәпкә барачак балалар хәрефләрне беләләр, кайберсе иҗекләп укый башлаган, 100гә кадәр чутларга өйрәнәләр. Математика, уку буенча көн саен шөгыльләнәләр, рәсем төшерәләр, пластилиннан төрле сыннар әвәлиләр. Бәйрәмнәргә сабыйлар махсус җырлар өйрәнә, шигырьләр ятлый. Күптән түгел Уңыш бәйрәме, Әниләр көне үткәргәннәр. Сабыйларны төрле конкурсларда катнаштырырга омтылалар. Тырышлыклары эзсез калмый. Узган елда Нәргиз Башарова „Йолдызлы сукмак” патриотик җырлар һәм шигырьләр конкурсында катнашып, район күләмендә беренче урын яулаган.
Быел „Колобок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Рияна Борханова һәм Раиль Камилҗановлар „Пусть мама услышит...” район конкурсында катнашканнар. Әлегә нәтиҗәләре билгесез.
„Әти-әниләр һәр башлангычыбызда төп таянычыбыз, барлык эшләрне бердәм башкарабыз. Иң мөһиме — һәр сабый әти-әниле булсын. Дөньялар тынычланып, балалар яратылып, наз- сөюгә чорналып үссен иде”, — дигән теләктә тәрбияче.