

Анда республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары һәм система администраторлары, аерым территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко мөрәҗәгать итте. Ул җыелганнарны истәлекле вакыйга белән котлады һәм шушы еллар дәвамында барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренең сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча мөһим һәм кирәкле эшне уңышлы алып баруын билгеләп үтте. “Башкортстан Республикасында сайлауларны оештыручыларның горурланырлык нәрсәләре бар. Узган елларда сайлау комиссияләренең уртак тырышлыгы белән федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдәге күпсанлы сайлаулар уздырылды. Кайвакыт алар җиңел булмады, әмма һәр очракта сайлау комиссияләре әгъзалары аларның югары дәрәҗәсен тәэмин иттеләр, тулы фидакарьлек белән эшләделәр”, – дип ассызыклады Илона Анатольевна.
Аннары Илона Макаренко Башкортстан Республикасы территориясендә сайлауларны уңышлы уздыруга зур өлеш керткән сайлауларны оештыручыларга Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең бүләкләрен тапшырды. Балтач Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Розалия Хәмәтнурова РФ Үзәк сайлау комиссяисенең Мактау грамотасы, 1135 санлы "Төньяк" участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Аскарова, 1133 санлы Богдан участок сайлау комиссиясе рәисе Фирүзә Әбделхакова РФ үзәк сайлау комиссяисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тантаналы җыелыш ахырында И. Макаренко коллегаларын бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Бүләкләү тантанасыннан соң үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлау буенча булачак сайлау кампаниясенең оештыру һәм хокукый мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Семинар эшендә территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары һәм система администраторлары, БР Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре катнашты.
2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча Башкортстан Республикасы сайлау комиссияләренең бурычлары турында төп доклад белән БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко чыгыш ясады. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын сайлау комиссияләре эшчәнлегенең кайбер хокукый аспектларына юнәлтте. Комиссия Аппаратының финанс бүлеге мөдире Светлана Березенкова дәүләт башлыгын сайлауга әзерлек һәм үткәрүне финанс белән тәэмин итү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Чара тәмамлангач, сайлауларны оештыручылар сайлауларны әзерләү эшен оештыру өчен кирәкле басма материаллар алдылар.