

Моннан тыш, Владимир Путин боерыгы буенча ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Россия Президентының Мактау грамотасы белән Уфаның Ленин районы Хакимиятенең гуманитар һәм социаль мәсьәләләр идарәсе начальнигы Венера Гафарова бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк дәүләт башлыгы Регина һәм Рөстәм Абдрәкиповлар гаиләсен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләгән иде. «Ата-ана даны» ордены медальләренә Айгөл һәм Илдар Галиевлар лаек булды, дип хәбәр итте «Башинформ».
Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.
Фото:kremlin.ru