Новости
5 декабрь 2023, 03:47

Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә

Аны тормышка ашыруда Башкортстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов ярдәм күрсәтә.

Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителәБалтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә
Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә

Чикләнгән җаваплылыктагы “Танып” санаторие” җәмгыяте директоры Кашшаф Сәйфит улының Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен билгеләнгән социаль приютка эш сәфәре турында сайтыбызда хәбәр иткән идек. 

Учрждение җитәкчелеге беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә — приютны су скважинасы булдырып, сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү икәнен белдергәч, депутат эшне шуннан башларга карар итте.

Шушы көннәрдә махсус техника килеп яңа скважина борауладылар.

Депутатның ярдәмчесе Вадим Галләмов белдерүенчә, әле эш дәвам итә.27 метр тирәнлектә бораулап торба төшергәннәр. Аннары янә 37 метрга кадәр казыганнар. Бу эш бүген, 5 декабрь көнне дә дәвам итәчәк.

Кече Ватан өчен игелекле эшләр елында мондый башлангычка авылда яшәүчеләр бигрәк тә шат.

P.S. Бүген, 5 декабрьдә скважинаны эшләп бетергәннәр, тирәнлеге 58 метр булган.

Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә
Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә
Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә
Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приютта эчәр су мәсьәләсе хәл ителә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас