

Коймак пешерү өчен каен утыны яхшырак икән. Имәннең очкыны була, табага сикерергә дә күп сорап тормый. Аннары тагын бер сере бар: пүләннәр юка кирәк, юка утынның ялкыны яхшырак була, коймакның йөзен тизрәк китерә.
Кирәк:
* 2 литр сөт;
* 5 йомырка;
* 2 уч шикәр комы;
* 50 г чүпрә;
* 1 чәй кашыгы чамасы тоз (тәменә карап чамаларга);
* камыр сыек каймак куелыгына килерлек күләмдә иләнгән он.
Эш барышы:
1 литр сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз салып, яхшылап туглыйбыз. Куерак итеп камыр изәбез. Ул куе катык кебегрәк була.
Җылы урында берәр сәгатьләп тотабыз. Чемердәп, күперә башлый ул. Аннары калган сөтне салып, яхшылап туглыйбыз. Кабат җылы урынга куеп, күпертәбез. Инде аны башкача селкетмибез, югыйсә камыр утыра.
Мичнең калакларын (кемдә юшкәле мич – юшкәсен) ачып, мичнең уртасына өч-дүрт кисәк утын салып, яндырып җибәрәбез. Мичнең кызып китүе кирәк. Мич кызуын эчке ягы агарганнан беләләр.
Күмер төшә башлагач, утыннарны кисәү агачы белән мичнең бер читенә таба этәреп куябыз. Булган күмерне таба куясы урынга тигезләп җәябез. Күмер табаны кыздырыр өчен генә кирәк. Соңыннан аларын да бер кырыйга этәрербез.
Коймакны ике таба белән пешерәләр – алай тиз була. Иң элек коры табаны мичкә тыгып, күмер өстендә кыздырабыз. Майларга кирәкми, табаның кызуы җитсә, камыр ябышмый аңа.
Түрдәге табаны табагач белән мич алдына тартып чыгарып, бисмилланы әйтеп, коймак камырын сала башлыйбыз. Моның өчен йә зур агач кашык, йә булмаса аш чүмече кулай. Мичкә тыккач, күперә әле ул, шуңа да бик тыгыз итмәгез, коймак тирәли бераз ара калсын.