

Киләсе елның гыйнварыннан Башкортстанда укытучыларның хезмәт хакы артачак. Сүз башлангыч сыйныфлар педагоглары турында бара. Укытучылар җитмәү турында Уфада Милли педагогик форумда сөйләделәр. Сорауларның берсе – кадрлар мәсьәләсе. Тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф, чит телләр укытучылары җитми. Әлегә бу мәсьәләне йөкләнеш арту хисабына ябарга мөмкин.