Новости
2 Декабря 2023, 05:14

Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү Салюты" халык иҗатының район фестивале кысаларында алар тамашачыга "Алар даны мәнгелек" дигән тематик концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!

Программаны Богдан авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Фирүзә Әбделхакова алып барды.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган! Сугыш мәңнәрчә шәһәрне җимергән, Жир йөзеннан гөрләп торган авылларны юк иткән. 1418 көң һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз. Богдан авыл биләмәсе авылларыннан яуга 567 кеше китә, алар арасында 3 хатын-кыз, шуларның 347се яу кырларында ятып кала.

Концерт программасы Иске Тимкә укытучылар коллективы башкаруында “Солдатлар” җыры белән башланды. Үзешчәннәр чарага җитди караганнар. Тетрәндергеч җырны ике тавышка салганнар һәм ул чыгыш бик уңышлы чыкты.

Халык иҗаты фестивале кысаларында узган тантаналы чарадагы чыгышларны Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева рәислегендәге жюри баһалады. Шулай ук Сәйтәк авыл биләмәсеннән хөрмәтле кунаклар — биләмә хакимияте башлыгы Айдар Саяпов, авыл советы депутатлары Гөлфизә Саяпова, Әнисә Такиева, ветераннар советы рәисе Фәнәви Сәхипов һәм мәдәни чараларны оештыручы Рузилә Сафина катнашты.

Программадагы аерым башкаручыларның да, вокал ансамбльләрнең дә җырлары зур осталыкта башкарылды.  Лиана Шәңгәрәеваның "Авыл киче" дигән моңлы җыры, Иске Тимкә авылының сәхнә йолдызы Сөмбел Солтангалиеваның “Два орла” җыры,  Иске Тимкә укучылар коллективының "Порушка" җыры программаны тулыландырды.

Биюләр программаның эчтәлеген тагын да тирәнәйтте. Алар барысы да сәхнә киемнәрендә башкарылды һәм патриотик рухта сугарылган чыгышлар буларак истә калды. Иске Тимкә укучылар коллективының "Катюша", шул ук авыл мәдәният йортының "Сүнмәс дәрт" бию коллективы башкарган “Смуглянка” биюләренә сокланмый мөмкин түгел. Сәхнәдә үсеп килүче буын вәкилләрен күрү үзе зур шатлык. Нәни талантлар Миләүшә Гыйләҗева, Тимур Кашапов башкарган “Синенький скромный платочек” биюе, "Ленинград кызы" биюе, Богдан авыл клубының "Шаян яшьләр" бию коллективының "Тальяночка" биюе, Гөлдәр Хәсәнованың “Күке” биюе,"Сүнмәс дәрт" бию коллективы башкарган "Шатлык" биюе алдагы көнгә күңелдә якты өмет уятырлык чыгыш булды.

—Күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетәнә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Ирләр, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямый эшли. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар  гына кала. Ә тормышны алып барырга, игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр да әзерләп җибәрергә  кирәк, кемнәрдер, корыч атларны иярләп, тракторларга утыра. Ә сабан артына әле яңа гына сабыйлыктан чыккан  япь-яшь кызлар һәм малайлар жигелә. Сез бу батырлыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә, сугыш чоры балалары!– дип программаны дәвам итте Фирүзә Хөсәин кызы. Һәм шушы сүзләрдән соң сәхнәдә Богдан авыл клубы каршындагы “Сандугачлар” вокаль коллективының “Сугыш чоры балалары” җыры яңгырады.

Нәфис сүз осталары да бар бу төбәктә. Наил Шәңгәрәев Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен тырышып укыды.

Еллар бер-бер артлы үтә тора, канкойгыч сугышлар турында беребез да онытмыйбыз. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Бу чара чикләрендәге чыгышлар илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Ватан сакчыларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстанда һәм Чечняда гомерләрен аямаган батырлар истәлегенә, әлеге көндә МХОда катнашып хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларга, офицерларга да багышлана.

Дамир Шәйнуров, Фәйруза Әсләмова тәкъдим иткән "Һәйкәл" сәхнә күренеше (өлкән ананың һәйкәлне улы итеп сөйләшүе) залдагыларның керфекләрен чылатты.

—Бу Җиңү зур корбаннар аша килә һәм менә 80 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. МХО уңышлы тәмамланып, барыбызга да матур итеп яшәргәдә әле, яшәргә! — дигән оптимистик сүзләр белән тәмамланды чара.

“Сандугачлар” ансамбле башкарган "Яшәргә дә әлә, яшәргә"  җыры шушы рухны тагын да көчәйтеп җибәрде.

Район фестивале штандартын, альбомын һәм символын тантаналы тапшыру өчен сәхнәгә Богдан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Нияз Саяпов, Сәйтәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Саяпов һәм ветераннар советы рәисе Фәнәви Сәхипов, районның ветераннар советы рәисе Рифат Сафин чакырылды.

Нияз Рәвит улы бай программаны әзерләүгә көч салган барлык авылдашларына зур рәхмәт белдерде, сәйтәкләргә уңышлар теләде.  Айдар Хәниф улы бер атнадан шундый матур чарада бу авыллар халкын да Сәйтәк авылында көтеп калабыз, диде.

Рифат Хатип улы мондый чараларның үсеп килүче буын вәкилләрен патриотик рухта тәрбияләүдә роле зур булуын билгеләде.

Автор фотолары

Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Афәрин, Богдан, Иске Тимкә авыллары үзешчәннәре!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас