

25 ноябрьдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иглин районының Подольский авылына 1954 елгы ир белән 1952 елгы хатынның Сим елгасында балык тотарга китүе турында хәбәр итәләр.
Кичкә табан ирле-хатынлы телефоннары трубкаларын алмый. Аларны якыннары эзли башлый. Алар балык тоткан дип фаразланган урында гаиләнең машинасы һәм әйберләре (бияләйләре, бур һәм балык тотар өчен башка кирәк-яраклар) табыла. Боларның барысы да җылу тирәсендә була. Җылудан чыгып торган ир-ат аяклары да күренә...
Вакыйга урынына тиз үк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм полиция килеп җитә. Кызганычка каршы, суда табылган ир белән хатын һәлак булганнар.
Балык тотарга килгән гаиләнең Чиләбе өлкәсеннән килүе билгеле. Оператив тикшерү чаралары оештырылган.
Харап инде хәлләр... Суытканга берничә көн генә, ә бозда бу көннәрдә шулкадәр күп фаҗигаләр теркәлде. Әле бит чын-чынлап кыш җитмәде дә. Елгада балык тотарга иртәрәк.
Чыганак: bashinform.ru
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.