Новости
27 ноябрь 2023, 10:40

Декабрьдә һава торышы нинди булыр?

Башкортстан синоптиклары киләсе айга үз фаразларын белдерде.

Декабрьдә һава торышы нинди булыр?Декабрьдә һава торышы нинди булыр?
Декабрьдә һава торышы нинди булыр?

"Gismeteo" порталы мәгълүматлары буенча, декабрьнең беренче декадасында төбәктә бу ай өчен аномаль һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +1, -3 градус, төнге сәгатьләрдә -3тән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Айның икенче декадасында Башкортстанда салкыннар көчәя. Көндез термометр баганасы -7, -8, төнлә -9,-10 градуска кадәр төшәчәк.

Өченче декада кабат уртача салкыннар белән билгеләнә. Һава температурасы көндез -8, -9 һәм төнлә -10, -12 градус булачак, дип фаразлана. Шул ук вакытта күп кар явуы көтелә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, декабрьдә республика халкын болытлы һава торышы көтә. Кояшлы көннәр аз булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:
Читайте нас