Новости
26 ноябрь 2023, 12:29

Әниләр көненә - спектакль

Богдан авыл клубында Әниләр көненә  Рәшит Хөсәеновның "Изге ялган" пьесасы буенча спектакль куйдылар

Әниләр көненә - спектакльӘниләр көненә - спектакль
Әниләр көненә - спектакль

Кичә Богдан авыл клубы каршында оештырылган театр коллективы Рәшит Хөсәеновның "Изге ялган" пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте. Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара. Ирен сугышта югалткан хатынга улының да һәлак булуы турында хәбәр килә. Әмма әнинең авыру йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас диеп, почтальон кыз Ләйсән (Ләйсән Сәяпова) белән Ленинградтан эвакуацияләнгән хатын Мария (Рәзилә Әюпова) аңарга похоронканы күрсәтмәскә карар итәләр. Җиңү көнендә барысыда да әнинең күптән улының үлгәнен белүен һәм барыбер ышанмыйча аны җиңү белән кайтуын көткәнен аңлады. Лейтенант Сергей ролендә - Рәдис Зиятдинов, Кәримә ролендә -Венария Әминова уйнадылар.
"Чара әниләр көненә багышланды. Бәйрәмегез белән, кадерле әниләр! Сәламәтлек, гаилә шатлыгы, көннәрнең иминлеге, улларыгыз һәм кызларыгыз өчен сөенеп яшәргә язсын Сезгә!"- диделәр оештыручылар.

Автор:
Читайте нас