Новости
25 Ноября 2023, 07:27

Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткән “Җиңү Салюты” район фестивале чикләрендә алар “Хәтерлибез икән — без яшибез” дигән зур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйларКөнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар
Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар

“Җиңү Салюты” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале кысаларында уздырылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү Салюты” район халык иҗаты фестивале чарасы Тозлыбин авыл клубына тамашачыны җыйды.

Бөек Ватан сугышы елларында җыр халкыбызның оптимизмын уята, бәлки күп очракта җыр ярдәмендә совет сугышчылары фашист гаскәрләрен җиңә алгандыр да.

Программаны Югары һәм Түбән Иванай авылларының  “Арвий” ансамбле патриотик җыр белән ачты. "Огонек" җыры белән сәхнәгә чыккан Югары Иванайдан Светлана Магарьга тамашачы озак алкышлады.

Тозлыбин авыл клубы каршындагы “Алтын ачкыч” балалар ансамбле башкаруында “Отмените войну” җырын тамашачы дулкынланып тыңлады.

Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Мирас” ансамбле  башкарган “Кайту” җыры сугыш яланнарында ятып калган һәм илгә Бөек Җиңү белән кайткан ватандашларыбыз истәлегенә дан булып яңгырады.

Янтимер авылы үзешчәннәренең “Пеледыш” ансамбле “Россия любимая моя” җыры, Югары Иванайдан Марита Калиеваның “Женька”, янтимерләрнең  “Деревенька моя”, Петр Абдуловның “Үз илемдә”, көнтүгешләрнең “Ахирәтләр” ансамбле башкаруында яңгыраган “Балакай”   җыры,   Янтимер авылы үзешчәннәренең мари такмаклары, шул ук авылдан Роза Минилгалинаның моңлы җыры, янтимерлеләрнең “Через две зимы” җыры, Түбән Иванай урта мәктәбе укытучыларының вокал ансамбле башкаруындагы  хәрби җырларга попуррие тамашачыны уйландырды, күзләрен яшьләндерде.  

Нәфис сүз осталарының чыгышлары программада аерым урын алган иде. Петр Абдулов, Алина Галиакбирова, Асия Мостафина укыган  шигырьләр үткәннәрдәге хатирәләрне онытмаска оран рәвешендә кабул ителде.

Биюләргә килгәндә, искиткеч зур осталыкта башкарылган чыгышлар булды.  “Аманат” ансамбленең “Тол хатыннар” дип аталган башкорт биюе тирән сюжетлы чыгыш буларак истә калды. Канлы 1941-1945 елларда ил кайгысын үз иңнәрендә күтәргән тол хатыннар язмышын, кичерешен дулкынланмый кабул итеп буламы соң?!

Тозлыбин авылы укучыларының "Алтын ачкыч" ансамбле башкаруындагы "Катюша" биюе иванайларның “Арвий” ансамбленең җыры белән озатылды һәм бик уңышлы килеп чыкты. Иванайлыларның “Зәңгәр яулык” биюе дә җылы кабул ителде.

Фестиваль чикләрендә үткән чара барышында тамаша кылган номерлар аша әтиләребез һәм бабаларыбызның авыр сугыш вакытында кичергәннәрен тоя һәм аңлый алдык. Бу көнне тамашачылар бүгенге көн Герое белән очраштылар. Ул — махсус хәрби операциядә катнашучы, әле кыска вакытлы ялга кайткан Джон позывнойлы якташыбыз.

Тамашачы аны алкышлап сәламләп каршы  алды һәм Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Игорь Яниев безгә тыныч тормыш тәэмин иткән хәрбиләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Аннары сәхнә түренә СВОда катнашкан ир-егетләрнең аналары, тормыш иптәшләре чакырылды. Тамашачы аларга бар рәхмәтен, хөрмәтен алкышлар ярдәмендә җиткерде.

“Хезмәтегез һәм бүген безгә килгәнегез өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!”— ди Түбән Иванай мәктәбе укучылары Юрий Каляев белән Станислав Бадамшин һәм якташларына мари такмакларын бүләк иттеләр. Аллаһы бу буын вәкилләренә сугыш ачысын күрсәтмәсен!

"Байык -2023" телевизион конкурсы лауреаты, көнтүгешле Гөлчибәр Әхмәтгалиева үзенең "Әсәйемдең самауыры" биюен СВОда катнашкан ир- егетләрнең аналарына, тормыш иптәшләренә багышлап башкарды.

Тозлыбин авыл клубының мәдәни чараларны оештыручысы Ирина Апканиева алып барган концерт программасы патриотик рухта зур йомгаклау номеры белән тәмамланды. Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре зур көч салып әзерләгән программа тәкъдим итеп эстафетаны богданлыларга тапшырды.

Газим Талипов һәм видеодан скрин фотолар

 

Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар
Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар
Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар
Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре үткәннәрне онытмыйлар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас