Новости
25 ноябрь 2023, 03:16

Иске Балтач авылына солдат кайтты!

Эдуард Кашапов уңышлы хезмәт итеп кайтып, анасына Аналар көненә зур бүләк ясады.

Иске Балтач авылына солдат кайтты!Иске Балтач авылына солдат кайтты!
Иске Балтач авылына солдат кайтты!

“Былтыр минем улымны хезмәт сафларына алганнар иде, сез дә озатырга килгән идегез хәрби комиссариат алдына. “Балтач таңнары” гәзите сайтында һәм гәзит битләрендә бастырып та чыктыгыз. Менә бер ел үтеп тә китте, кичә улымны каршы алдык, Аллага Шөкер! Хезмәт бурычын үтәп кайтты!” — дип зур шатлыгын социаль челтәрләрдә шәхсән үземә уртаклашты бәхетле ана Рита Бадалова.

Эдуард Кашапов Мәскәү өлкәсендә элемтәче сыйфатында хезмәт итте. Исән-сау изге бурычыңны үтәп кайтуың белән котлыйбыз, Эдуард! Алдагы гомереңдә дә бар да яхшы булсын! Барлык аналар да Рита Бадалова кебек хезмәттән улларын сау-сәламәт хәлдә каршы алсыннар! Дөньялар тыныч булсын!

Иске Балтач авылына солдат кайтты!
Иске Балтач авылына солдат кайтты!
Иске Балтач авылына солдат кайтты!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас