Новости
23 ноябрь 2023, 01:45

Мәчеткә кергәндә сәлам бирергәме?

Аллаһы йортына ничек дөрес аяк басарга?

Мәчеткә кергәндә сәлам бирергәме?Мәчеткә кергәндә сәлам бирергәме?
Мәчеткә кергәндә сәлам бирергәме?

Һәр хәерле эшне башлаган чакта сыман, мәчеткә уң аяктан керү сорала. Кеше бармы анда, юкмы – сәлам бирү кирәк.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһ!
Аллаһ йортына керәбез. Аның фәрештәләрен сәламлибез. Догасын беләсең икән – берәү дә аны укудан тыймый. Бер дога мең бәладән коткарыр, ди. Мөмкинлегең бар, зәвәл, кояш чыккан яисә баткан вакыт түгел икән – мәчет намазын уку күркәм. Намазга кадәр вакыт булса – Коръән укып, зикер-тәсбих әйтү мөмкин, нәфел намазларын кылу да хәерле. «Иртә килеп утырдым», дип хафалану кирәкмәс. Намаз уку максаты белән мәчеткә чыгып киттек исә – һәр адымыбыз өчен савап язылыр.
Гыйбадәт йортларына үзебез дә, киемебез дә пакь рәвештә килү кирәк. Госелсез килеш, хатын-кызларга хәез һәм нифас халәтендә мәчеткә керү ярамас.

АЛЛАҺЫМ! БИРГӘНЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР! дән

Автор:
Читайте нас