

Балык витаминнар белән зарядлаячак.
Организмны саклау дәрәҗәсе — безнең лайлалы тышчалар, алар дымланырга һәм тукланырга тиеш. Кибеттән өйгә кайттык — борын-тамакны диңгез суы, изотоник эремә белән чайкагыз.
Иммунитетны ныгытуда витаминнар һәм минераллар җитәрлек булган дөрес туклану зур роль уйный. Тукланган саен клетчатка, ягъни свежий яшелчәләр, җиләк-җимешләр өстәгез. Татлы болгар борычы, кишер, алма, цитрус, әчегән кәбестә, петрушка, укроп, яшел суган — болар барысы да диетаны тулыландырачак.
Иммун системасын тәэмин итү өчен бик яхшы корал — Д витамины. Аны ризыктан да, беренче чиратта балыктан да алырга мөмкин. Кыргый лосось, треска бавыры — иң яхшы вариант.
Һич югында елга балыгы ашагыз. Сәламәт булыгыз!