

Уфа. 23 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтачлы, Аида Хәйртдинова иҗаты Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китапта урын алды.
Шушы көннәрдә Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшрияты җирле авторлар әсәрләрен туплап яңа китап чыгарды.
Китапның баш исеме юк. Аның эчтәлеге тышында ук язылган. Җыентыкта Мәсүфә Әюпова (Борай), Фәнзәлия Бәдретдинова (Борай), Гөлфинә Сәлимова (Илеш), Сания Шәрипова (Бүздәк), Аида Хәйртдинова (Балтач) хикәяләре, повестьлары урын алган.
Нәшрият Аида Хәйртдинованың “Сабак булырлык дәрес” повестен һәм берничә хикәясен сайлаган.
Озакламый яңа китап сатуга чыгарылачак. Авторлар коллективы яңа әсәрләрне укучылар җылы кабул итәр, дигән фикердә.