

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада җил-давыл, буран һәм бозлавык көтелә.
Бүген, 23 ноябрьдә, җилнең тизлеге 20 секундына метрга җитәчәк, Башкортстан юлларында күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начарланачак, шулай ук бозлавык һәм кар көртләре фаразлана.
Көндез дә, төнлә дә термометр баганасы -6...-11 градус күрсәтәчәк.
Башкортстанда яшәүчеләрне сак булырга һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга сорыйлар.
Сак булыгыз!