

Ул сәүдә-күңел ачу үзәге территориясендә тукталган автомобильдән 1,5 миллион сум акча урлануын хәбәр иткән.
Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны өйрәнәләр һәм урлауда катнашы булган кешеләрне билгеләү чаралары күрәләр. "Бу факт буенча "аеруча зур күләмдә урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган", — дип аңлатма биргәннәр мәгълүмат агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.
Караклар йокламый. Сак булыгыз!
Башинформ