

Данис Гайфуллин вокал классына тугыз яшендә килә. Музыкага сәләтен тикшерү белән Рәзидә Әхмәтова аны үз сыйныфына ала. Диапазоны киң булмаса да үзенчәлекле тавышын, тембрын ишетеп кала укытучы. Тәүдә рус җырлары өйрәнәләр, Игорь Матвиенконың „Там за туманами” һәм „Савка Гришка” җырларын башкара. Соңрак акрынлап татарча һәм башкортча җырларын җырлый башлый. Конкурсларда катнашу нияте белән башкорт халык җырларын, һәм итальян телендә Робертино Лоретти җырларын кертәләр. Ул аларны зур осталык белән башкарырга өйрәнә. Тырышлыклары нәтиҗәле була.
Данис Гайфуллин төрле кичәләрдә, концертларда активлык күрсәтә. Ансамбльдә солист буларак, үзенчәлекле тембры, яңгыравыклы тавышы, киң диапазоны, озын тыны белән тыңлаучыларны әсир итә. Ягымлы, тәрбияле балага моңлы җырлар күбрәк килешә. Репертуарын баету максатыннан үзе төрле җырлар сайлый, аларны өйрәнә.
Данис Гайфуллин республика, төбәкара, халыкара, бөтенрусия конкурсларында катнашып, лауреат исемнәрен яулый. 2020нче елда „Алтын тавыш”, 2021нче елда „ Җырчы авыл” республика конкурсларында призлы урыннар яулый. „Морьян тавышлары” региональ конкусында, „Фольклор фестивале”, „Яшь талантлар”,” Арт проект” республика бәйгеләрендә, „Музыка моего народа, как национальное достояние” бөтенрусия конкурсларында лауреат исемнәренә лаек булды.
Данис Гайфуллин сәнгать мәктәбендә бишенче ел шөгыльләнә, быел исә аның да чыгарылыш елы. Уңышларың алда көтеп торсын, Данис! Ары табан да камилләшергә.