Новости
22 ноябрь 2023, 06:05

Томаудан ничек котылырга?

Аз гына салкын тидеме, томау яфалый. Бу чирне дарусыз гына ничек дәваларга?    

Томауны сарымсак мае белән дәвалап була. Чистартылган сарымсакны агач изгеч белән изеп, пыяла банкага салырга һәм өстенә ярты стакан зәйтүн мае салып бутарга һәм пергаментлы кәгазь белән каплап куярга.

 Көн саен бутап торырга, 10 көн тәнәтергә.

Соңыннан  марля аша үткәреп, 1 тамчы чистартылган глицерин салырга ( аны даруханәдән сатып алып була).

Төнәтмәне  үтә күренмәгән  савытка салып ябып, суыткычка куярга.Томау вакытанда мамык таякчыкларны тән температурысына кадәр җылытылган сарымсак маена манып, берничә тапкыр 2-3 минутка танауга куярга. 

 

Автор:
Читайте нас