Новости
22 ноябрь 2023, 16:38

Балтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланалар

Иске Балтач – Югары Тәтешле юлында чокырлар автомашина дискларын сафтан чыгара

Балтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланаларБалтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланалар
Балтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланалар

Иске Балтач. 22 ноябрь - Балтач таңнары". Иске Балтач – Югары Тәтешле юлында чокырлар автомашина дискларын сафтан чыгара.

Юллар торышына борчылу белдергән автоһәвәскәр фотолар белән дәллиләнгән фактны безнең редакциягә хәбәр итте.

Фотоларда юллардагы чокыр һәм сафтан чыккан диск сурәтләнгән.  Чокыр тоту дискны гына түгел, автомашинаның амортзаторларын да сафтан чыгарарга мөмкин. Автор белдерүенчә, аның автомашиасының дискы  "Альянс" кафесы һәм Тәтешле районы чигенә кадәр арада сафтан чыккан. 

Лада автомашиналарының штампланган  дискы уртача  ике мең сум тора.  Дискны көйләү дә арзан тормый.   Күп автомашиналарда хәзер камерасыз көпчәкләр.  Алар өчен чокырлар аеруча куркыныч. Димәк, автоһәвәскәрнең борчылуы бик тә урынлы.  

Балтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланалар
Балтач-Тәтешле юлындагы чокырларга зарланалар
Автор:
Читайте нас