Новости
21 ноябрь 2023, 09:57

Иске Балтачта тагын коммуналь авария

Иске Балтачта “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәткәрләренә  тагын коммуналь авария нәтиҗәләрен хәл итү мәшәкате туды

Иске Балтачта тагын коммуналь аварияИске Балтачта тагын коммуналь авария
Иске Балтачта тагын коммуналь авария

Иске Балтач. 21 ноябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәткәрләренә  тагын коммуналь авария нәтиҗәләрен хәл итү мәшәкате туды

 Иске Балтачта тимердән суүткәргечләрне пластик масса торбаларга алыштырырырга кирәклеге менә шундый аварияләрдән ачык күренә.  Торбалар тузган. Алар еш тишелә. Кайбер урыннарда торба бер сезон эчендә берничә тапкыр тишелгән очраклар да бар.

21 ноябрь көнне “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәткәрләренә  мәшәкать арттырып, Энергетиклар урамы Муса  Гәрәев урамы белән кисешкән төбәктә  тагын торба тишелде. Су фонтан булып, бәреп чыга. Тирә-якка су  күлләвек булып җәелде.

 Әлеге вакытта Иске Балтачта  «2023-2027 елларда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү»  программасы буенча суүткәргеч  системасын  үзгәртеп кору эшләре дәвам итә.   

Автор:
Читайте нас