Новости
21 ноябрь 2023, 11:04

Башкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәк

Тиешле йөкләмәне Радий Хәбиров әйтте.

Башкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәкБашкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәк
Башкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәк

Башкортстан Палестинадан 250ләп качакны кабул итәргә ниятли. Шуңа бәйле рәвештә Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәткә аларны кабул итү өчен вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә кушты.

Шушы көннәрдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков җитәкчелегендә әлеге темага багышланган киңәшмә узды, анда 250ләп Палестина гражданын Башкортстанга җибәрү мөмкинлеген карадылар, төбәкнең гуманитар операцияләр үткәрү һәм качакларны кабул итү тәҗрибәсен уңай билгеләп үттеләр.

Автор:
Читайте нас