Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2023, 09:01

Җирне магнит давыллары каплаячак…

Көннәре билгеләнгән, ди белгечләр.

Җирне магнит давыллары каплаячак…
Җирне магнит давыллары каплаячак…

Барлык метео-бәйле кешеләргә алдан әзерләнергә кирәк. Ноябрь ахырында G1 дәрәҗәсендәге берничә магнит давыллары көтелә. Көннәре инде билгеле.

Россиялеләрне дүрт магнит давылы турында кисәтәләр. Алар 20, 22, 24 һәм 25 ноябрьдә узачак, бу РФА ИКИ Кояш астрономиясе лабораториясе һәм РФА СО ИСЗФ сайтындагы мәгълүматлардан күренә.

Бик борчылырга кирәкми. Тикшерүчеләр исәпләвенчә, давылның көче G1дән артмаячак.

G1 кояшның аз активлыгын билгеләүче күрсәткеч. Мондый давыллар кояш циклында 1500 тапкырдан артык булырга, алар электр челтәренең бераз үзгәрүенә китерергә мөмкин. Сирәк очракта электрон җайланмалар белән проблемалар килеп чыга.

Һава торышына аеруча сизгер кешеләр уңайсызлык һәм баш авыртулары кичерергә мөмкин. Магнит давылларына тәэсир итүне җиңеләйтү өчен, белгечләр гомуми күрсәтмәләрне үтәргә киңәш итәләр: күбрәк сыеклык эчү, стрессны киметү һәм яхшырак йоклау.

Декабрьнең беренче башында - 5 һәм 10 нчы көннәрендә G1 дәрәҗәсендәге ике магнит давылы көтелә.

Автор:
Читайте нас: