Түбән Иванай. 20 ноябрь - "Балтач таңнары". Иванай урта мәктәбендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.
МХО зонасында алгы сызыкта бүген ни хәлләр? Иванай урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар. Мәктәптә «Мөһәм мәсьәлә турында сөйләшү» проекты кысаларында укучылар МХОда катнашучылар белән очраштылар. Директор урынбасары Надежда Беляева оештырды аны.
-Безнең запас Ватаныбыз юк. Россия бер генә. Куркыныч килә икән, халык ил сагына басарга тиеш. Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучыларны сәламлибез. Тизрәк җиңеп, исән-сау туган якларына кайтуларын телибез,- диде ул очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Иванай урта мәктәбендә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар зур. Элек бу эш Совет сугышчысы үрнәгендә куелса, хәзер инде МХОда катнашучылар батырлыгына тиңләшер вакыт җитте. Мәктәпнең үз гимны да бар. Балалар МХОда катнашучыларга хатлар язалар, гуманитар ярдәм кампаниясенә, көчләреннән килгән кадәр, өлешләрен кертәләр.
Очрашу Россия гимны астында башланды.
-Безнең илдә бер генә буынга да сугыш күрми торырга туры килмәде диярлек. Бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы юлларын уздылар. Безнең яшьтәшләребезгә Әфганстан җирендә хәрби бәрелешләрдә булырга туры килде. Аннары Чечен сугышы. Хәзер МХО. Ир-егетләребез, Ватан чакырган саен, ил сагына баса тора. Үзебезнең илне үзебез сакламасак, безгә беркем ярдәмгә килми,- диде мәктәп директоры Юрий Асылкаев, балаларга, илгә булган сөюне МХОда катнашучлыар үрнәгендә дәвам итәргә кирәклегенә басым ясап.
Көнтүгеш авыл җирлегеннән МХО кырларында хезмәт итүчеләр бихисап. Авыл Хакимияте башлыгы Игорь Яниев билгеләвенчә, әлеге вакытта авыллардан унҗиде ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Моның исәбендә ирекмәннәр дә, мобилизация буенча чакырылганнар да, офицерлар да бар.
Очрашуда район хакимиятенең спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Максим Ахтариев та катнашты.
-Без сезнең белән. Россия халкы үз сакчысын беркачан да читкә ташламаячак. Барыгызны да исән-сау өйләрегезгә кайтуыгызны көтәбез,-диде ул.
Балалар белән очрашуга төрле авыллардан биш яугир килергә тиеш иде. Аларның кайсы вакытлыча отпускта. Кайсы яраланып кайткан һәм өендә дәвалау курслары үтә. Кызганычка каршы, икесе тормыш мәшәкатьләре белән бәйле, очрашуга килә алмадылар.
Мишкәдән - “Тунгус”, Иванайдан - “Закир”, “Пакистан” кушаматлы МХОдан ялга кайткан ир-егетләрнең урыны түрдә булды очрашу минутларында.
-Күңел тулып китте, хәтта. Айлар буена окопларда яткан солдат күңеленә мондый очрашулар аеруча җылылык өсти. Туган як атмосферасын тойдым бу очрашуда,- дигән сүзләрне җиткергән Руслан Закирзяновның күзләре яшьләр белән тулды.
Мишкәдән Эмиль Минибаевның да балаларга әйтер сүзләре бар иде.
-Тынычлыкның кадерен белегез! Инде сезгә дә кулларыгызга корал алырга язмасын. Ә безгә ышаныгыз. Без сезнең өчен нык торачакбыз һәм җиңү безнгең якта булачак,- диде ул, туган якларына җиңү белән кайтачагына ышаныч белдереп.
Кызыксынуларын яшермичә, балалар солдатларның көндәлек тормышы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыштылар. Очрашу патритотик темадагы балалар, укытучылар башкарган җырлар, нәфис сүзләр белән үрелеп барды.
Гомум мәктәп чарасыннан соң МХОда катнашучылар дәресләрдә булдылар. Конкрет мисалларда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт, чын кеше, патриот һәм үз иленең гражданы сыйфатлары нинди булырга тиешлеген күрделәр.