Новости
18 ноябрь 2023, 01:35

Фейхоадан файдалы тәмлекәч

Аны «Яшел тәмлүшкә» дип тә атыйлар.

Фейхоадан файдалы тәмлекәчФейхоадан файдалы тәмлекәч
Фейхоадан файдалы тәмлекәч

Фейхоаның файдалы икәнен аңлатып тормыйм. Аны сатуга чыгуга туңдырып куярга тырышам. Моны кайнатып ясамагач, «кайнатма» дип әйтмим, «яшел тәмлүшкә» дип йөрим. Чәй эчү өчен әкәмәт шәп инде!

1 кг фейхоага ярты кг шикәр комы алам. Юып чистартылган фейхоаны иттарткычның эре тишеклесеннән чыгарам да шикәр комы салып болгатып, суыткычның катыра торган өлешенә куям. Блендер белән дә вакларга була. Ә мин үзем эрерәк кисәкләре булганны яратам, шуңа иттарткыч аша чыгаруны кулай күрәм.

Ашар алдыннан алып җебетәм. Әлеге тәмлүшкә файдалы булудан тыш, кәефне дә күтәреп җибәрә.
Галия Сафина. Казан

Мең дә бер киңәш тән

 

Автор:
Читайте нас