

Моннан ярты гасыр элек колхоз көче булән булдырылган суүткәргечләр тузып сафтан чыгып йөдәтә иде. Аны әлегә кадәр нөркәлеләр өлешләтә ел саен төрле юллар белән яңартып килделәр. Быелгы елда халык калган ике километрга якын озынлыктагы суүткәргечне ППМИ программасы ярдәмендә хәл итәргә карар кылды. Программа шарталарын уңышлы үтеп, тендерны районның чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте җиңеп, эшчәннәр эш башлады һәм кулланучыларның өйләренә дә суүткәргечне ялгап бирде.
“Бу эшне башлап җибәрүче Флидә Кавиевнага һәм төгәлләүче Ильяс Мазгаровичка, эшләүчеләр Рамил Шәяхмәтов, Рәшит Зәйнуллин, Вильдан Мансуров кебек ир-егетләребезгә зууур рәхмәт”, — дип рәхмәтен белдерә авылдашлар чатында Рәхилә исемле кулланучы.
—Җаваплы эшнең күзгә күренмәгән яклары да бар. Тиешле документацияне әзерләүгә, эшне дөрес оештыруга кагыла ул. Җәмгыять директоры Марат Ибраһимов, инженер Роберт Әмирҗанов, механик Назиф Дәүләтов, мастер Юнир Шәмсетдинов эш барышын даими контрольдә тоттылар, барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Ә эшчеләр, һава шартларының көйсез мәлендә дә эшне туктатмадылар. Нөркә авылы халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин иткән җәмгыять эшчәннәренең барысына да рәхмәт белдерәбез. Эшләре уң булсын! — ди Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин.
Ильяс Мазһар улы белдерүенчә, авылдагы 31 йортка яңадан су кертелгән. Бу эш алдагы елда тагын да давам итәчәк.
Авыл халкы кичергән шатлык озак елларга җитсен. Авылдагы уңай үзгәрешләр дәвамлы булсын!