Новости
16 ноябрь 2023, 06:36

Ата-анаң өчен дога кыл

Савабы үзеңә булыр...

Ата-анаң өчен дога кылАта-анаң өчен дога кыл
Ата-анаң өчен дога кыл

Ата-ананың ризалыгын алмый, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә кереп булмаячагын исебездә тотып, исән чакларында әти-әниләребезгә тиешле хөрмәтне күрсәтик!
Инде вафат булган булсалар, даими алар рухына догаларыбызны кылыйк, сәдакалар бирик. Хәтта әле исән булсалар да, ата-аналарыбыз өчен кылган догаларыбыз аларның гамәл дәфтәренә язылачак, кыямәт көнендә аларга әҗерләр биреләчәк.

 "Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэмини-инә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе".
-"Йа, Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне кыямәт көнне хисап кылынган чакта".
("Ибраһим" сүрәсе, 41нче аять).

 "Рабби-рхәмһүмә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа"
- "Йа, Раббым, алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!"
("Исра" сүрәсе, 24нче аятьтән).

АЛЛАҺЫМ! БИРГӘНЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР! дән

Автор:
Читайте нас