Көнтүгеш. 13 ноябрь - Балтаач таңнары". Көнтүгештән көнчыгышта урмандагы яңа упкын бу көннәрдә туристик объектка әверелде.
Табигать һәлакәте булган урынны узган ял көннәрендә берничә дистә кеше барып күргән. Базнат итеп, чокырның төбенә төшеп караучылар да булган.
Якынча булса да, чокырның тирәнлеген үлчәп карадык. Минем үлчәү буенча, чокыр тирәнлеге 27 метр булды. Бик үк дөрес булмаска да мөмкин бу нәтиҗә. Беренчедән, анда җирнең өслеге тигез түгел. Мин уйсурак урынга басып, үземчә үлчәүләр үткәрдем. Кармак ярдәмендә. Икенчедән, "прибор" бүрәнкәне хәтерләткән чокырның үзәгенә үк төшеп җитмәде. Аерма дүрт-биш метр булырга мөмкин. Математик үлчәүләре буенча чокырның тирәнлеге 31 метр килеп чыкты. 36 метр, дигән нәтиҗәгә килүчеләр дә бар... Ә кайберәүләр фикеренчә, чокыр аннан да тирәнрәк.
Илгиз Сахипов белән сөйләшкәннән соң бер фикер туды.
-Бу хәлдән соң кайда су күтәрелмәдеме икән?- дигән сорау бирде ул миңа.
Күтәрелде шул! Мата елгасындагы буаның суы бу көннәрдә элекке хәленә кайтуы шушы упкын белән бәйле түгелме икән? Җәй көннәрендә буаның суы метрдан артык төшкән иде! Инде буадан су, элеккечә, тулып ага. Яңгырлар булды, булуын. Тик су ул кадәр үк күтәрелерлек явым булмады. Мата елгасы инеш кебек кенә, югыйсә. Ә буаның көзге мәйданы гектар чамасы. Ул кадәр мәйданны тутырыр өчен никадәр су кирәк?
Янтимердән елга үзәне буйлап су агымы туктамады. Коры көннәрдә дә. Су агып килә иде дә, нәкъ менә шул упкыннар төбәгендә үзәндә юкка чыга иде. Әйе, буага кадәр су килеп җитә алмады җәй көннәрендә.
Ышанмассыз, бәлки. Бәләкәйрәк чакта ул тирәдә елга төбендә сәер чокырлар күргән бар иде! Әлеге упкын, мөгаен, җир асты елгасы юлын япкандыр һәм бу Мата елгасының юкка чыгып торган өлешендә су кабат барлыкка килүенә сәбәпче булгандыр.
Яңа упкыннан берничә метр читтәрәк элекке упкында да бераз су барлыкка килгән.
Әлеге упкын сентябрь аенда барлыкка килгән. Көнтүгештә, һәлакәт үзәгенә якынрак урнашкан йортларда яшәүчеләр, упкын теркәлгән минутлардә җир тетрәгән сыман тетрәү сизгәннәр. Булуы мөмкин. Ничәмә тонна грунт дистәләрчә метр аска ишелеп төшкәч, якын-тирәдә җир тетрәячәк тә тетрәячәк.
Җир убылыр алдыннан тетрәү булмадымы икән, дигән сорауны алга куючылар да бар.
Ә чокырга килгәндә, соңгы дүрт көн эчендә анда тагын да үзгәрешләр булган. Упкын читендәге тагын бер ике агач, ишелеп, чокырга төшкән. Чокыр төбендәге карст мәгарәсе дә, балчык ишелеп, күмелгән...
Вы можете обсудить эту новость и поделиться своим мнением в нашем Telegram. Также не забудьте подписаться на нас во ВКонтакте, и Одноклассники.
Зарегистрируйтесь и подписывайтесь на наш канал Яндекс-Дзен