Новости
13 ноябрь 2023, 09:19

Башкортстанда яшелчә, җимешләргә бәяләр ничек тибрәлә?

Көзнең соңгы ае бәяләрдә үзенчә чагыла...

Башкортстанда яшелчә, җимешләргә бәяләр ничек тибрәлә?Башкортстанда яшелчә, җимешләргә бәяләр ничек тибрәлә?
Башкортстанда яшелчә, җимешләргә бәяләр ничек тибрәлә?

Сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр Башкорстанда арзанайган. Беренче чиратта сүз бәрәңге (-16,9%), суган, кишер, чөгендер, ак күчәнле кәбестә (15,9-28,3%), йөзем һәм алма (-3,4%) турында бара. Шулай ук помидор һәм кыяр (шул рәвештә 11,5 һәм 33,7%), груша, лимон һәм апельсин һәм җиләк-җимеш соклары (+1,96,1%) бәяләре арта башлаган. Ни өчендер исемлектә банан да бар (+24,4%). РОССТАТ аңлатуынча, санап үтелгән җимешләрнең күбесе чит илдән кертелгән: сум арзаная, логистика һәм төрү материаллары кыйммәтләнә. Бананга килгәндә, аны Көньяк Америкадан китерү бөтенләй кимегән — менә нәтиҗә. Шул ук груша, манго, гранаталар белән чагыштырганда, банан кибетләрдә иң арзан җимешләрнең берсе булып кала.

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас