

Иске Балтач. 13 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, бу көннәрдә ихатагызда “җансыз” керпе тапсагыз, аны чүп савытына ташлый яки җиргә күмеп куя күрмәгез.
Беркем дә үз ишегалдында яки юлда үлгән хайванны күрергә теләми. Шулай да ихатагызда керпегә тап булуыгыз ихтимал. Ноябрьдә ул йоклый. Кайберәүләр аны үле дип уйларга мөмкин.
Без мәктәптә укыган вакытта, 1980 елларда, мәктәптә “тере почмак” булдыру максаты белән, керпе алып кайттылар. “Тере почмак” җиһазландыручы булмады. Ә керпе класс бүлмәләре буйлап бик озак йөгереп йөрде. Аңа “Ефим” дигән кушамат бирделәр.
Бер караганда, мәктәп эчендә җылы. Шулай да ноябрь аенда керпебез йокыга китте. Ә аны үлгән дип уйладылар да, чыгарып ташладылар.
Мәктәп директорының: линейкада укучыларны “Башка мәктәпләрдә “тере почмак” зоопаркны хәтерләтә, ә сез бер керпене тәрбияли алмадыгыз,”- дип тиргәгәне истә калган.
Янәсе, җылыда керпе йокларга тиеш түгел. Ә ул бит йокларга җайлашкан! Март аена кадәр йоклый керпе.
Алар гадәттә өн ясыйлар. Ләкин керпеләр урманда гына түгел. Алар кеше яшәгән урыннарда да очрый. Ә андый җирдә аларга хәвефсез урын табу авыррак. Нәтиҗәдә, керпеләр теләсә кайда йокыга тала.
Әгәр дә ишегалдыгызда яки урамда йокыга киткән керпе тапсагыз, аны катыргы тартмага салып, тыныч урынга куйсагыз, ул салкын айларны уңышлы үткәрер.