

Алоэның яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолеумнан таралган агуларны йота. Алоэ – кислород чыганагы. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз. Алоэ суты томау төшүне, ашказаны авыртуларын дәвалый. Ә юылган һәм икегә ярылган яфракларын ярага куярга була. Ул яраларны тиз төзәтә, яхшы дезинфекция чарасы булып тора.