Новости
12 ноябрь 2023, 13:43

Җырчыларның да "тынын кысалар"

"Кичләрен хәзер чыгып булмый" Ришат Төхвәтуллин гаилә тормышыннан әллә зарлана башлаганмы?

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында Ришат Төхвәтуллиннан өйләнгәч тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында сорашканнар. 

«Барысы да шулай ук инде. Күңел тынычланды. Әллә нәрсә үзгәрде дип әйтеп булмый инде. Җаваплылык артты. Аннан хәзер кичләрен чыгып булмый. «Кайчан кайтасың?» «Нигә барасың?» Дуслар белән күрешергә дә сорап китәргә кирәк. Өйләнмәгән вакытта гына ул чыктың, киттең.

Миңа: «Нигә Алияне өйдә бикләп тотасың?» – дип әйтәләр иде. Монда мине бикләп тоталар өйдә. Алайса мин: «Алия башка гастрольләргә йөрмәс инде», – дип әйткәч, халык котырды. «Нишләп аны өйдә бикләп тотасың? Аны әти-әнисе түләп укыткан. Ул шул белемен кулланырга, җырларга тиеш», – дип язалар.

Нәрсә үзгәрде, дигәннән, хәзер барысы да үз җаена килде. Бернәрсәне дә качырып йөрисе юк. Без бит мөнәсәбәтләребезне күрсәтергә яратмый идек. Хәзер кая барсак та, кулга-кул тотынып йөрибез, проблема юк», – дип җавап биргән Ришат.

Автор:
Читайте нас