Новости
12 ноябрь 2023, 02:15

Кабер газабы сәбәпләре турында ниләр беләсез?

Ул кемнәргә, нинди кешеләргә яный? Аннан котылу чаралары бармы?

Кабер газабы сәбәпләре турында ниләр беләсез?Кабер газабы сәбәпләре турында ниләр беләсез?
Кабер газабы сәбәпләре турында ниләр беләсез?

* Факыйһ радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Бер кеше кабер газабыннан котылырга теләсә, аңа дүрт төрле нәрсәне үтәү һәм дүрт нәрсәдән саклану лязем (тиеш) булыр. Тиешле булган дүрт нәрсә: намазларны уку, сәдаканы бирү, Коръән уку, тәсбихләрне күп кылу, чөнки бу нәрсәләр каберне яктырта һәм киң кыла. Әмма кабер газабыннан саклана торган дүрт нәрсә: ялган, хыянәт, сүз йөртү һәм бәвелдер».

* Дөреслектә, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бәвелдән (сидектән) сакланыгыз, чөнки кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмаганнандыр». Шулай ук пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезгә дүрт нәрсәне мәкруһ кылды: намазда буш эш, Коръән укыганда уйнау, уразада яман сүз сөйләү, кабер янында көлү».

* Мөхәммәд бине Сәмәктән риваять ителгән: Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм зиратка караган һәм: «Бу кабернең тик торуы сезне алдамасын. Ни гаҗәп, ул каберләрдә кайгылылар күп булды. Янә сезне каберләрнең тигезлеге алдамасын, ни гаҗәп, ул кабердәге кешеләрнең бер-берсеннән аерылуы каты булды. Акыллы кешегә кабергә кергәнче үк, каберне күп итеп зикер кылу тиешледер, – диде».

(«Тәнбиһүл гафилин» китабыннан)

 

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас