Новости
10 ноябрь 2023, 09:54

Тыгыз элемтәдә эшлиләр

Бүген,10 ноябрь көнне, Русия Федерациясенең Эчке Эшләр бүлеге хезмәткәрләре көнендә Балтач районының яхшы хезмәт иткән полиция хезмәткәрләренә Район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тыгыз элемтәдә эшлиләрТыгыз элемтәдә эшлиләр
Тыгыз элемтәдә эшлиләр

Полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котларга район Хакимияте башлыгының урынбасары Инзилә Гасыймҗанова килде. Инзилә Әдип кызы бурычларын намус белән үтәгән өчен Балтач полиция бүлекчәсе колективына  Рәхмәт хаты, бүлекчәне җитәкләгән полиция подполковнигы Динар Низамовка Мактау грамотасы тапшырды. Полиция начальнигы урынбасары, майор Дамир Галәветдинов,  участок уполномоченныйлары, капитаннар Илдус Нартдинов, Булат Камаевлар район Хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

 Газим ТАЛИПОВ фотолары. 

Тыгыз элемтәдә эшлиләр
Тыгыз элемтәдә эшлиләр
Тыгыз элемтәдә эшлиләр
Тыгыз элемтәдә эшлиләр
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас