

«Акорда» дәүләт резиденциясендә Владимир Путин Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән сөйләшүләр алып барачак, шуннан соң тар һәм киңәйтелгән составларда документларга кул кую планлаштырыла. Шулай ук көн тәртибендә ике яклы хезмәттәшлек перспективалары һәм актуаль халыкара проблемалар каралачак. Россия лидеры хөрмәтенә Казахстан Президенты исеменнән рәсми кабул итү планлаштырыла.
Моннан тыш, видео-конференц-элемтә буенча Путин һәм Токаев Россия һәм Казахстанның XIX төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында катнашачаклар. Форумның темасы — Авыл хуҗалыгы — көчле икътисадның нигезе.
Кичә Путин Россия һәм Казахстанны, дөньяда нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, ышанычлы киләчәк көтә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, илнең газ тармагында ике яклы хезмәттәшлек перспективалары зур. Моннан тыш, Путин Казахстан коллегасы белән чын дуслык мөнәсәбәтләре булуын билгеләп үтте.
7 ноябрьдә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Путинның Казахстанга визиты ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
Россия Президенты 25 октябрьдә Русия-Казакстан мөнәсәбәтләре югары дәрәҗәдә дип белдерде. 7 октябрьдә ул Ново-Огаревода Токаев белән очрашу үткәрдк. Ул вакытта Путин Казахстан лидерының визиты мөһим вакыйга булды дип билгеләп үтте.
Моңа кадәр, 29 сентябрьдә, Казахстан Президенты республика җитәкчелеге Россия белән һәрьяклап хезмәттәшлекне үстерергә ниятли дип белдерде. Мәскәү һәм Астана арасында төрле тармакларда, мәсәлән сәүдәдә, хезмәттәшлек итүнең күптәнге традицияләре бар, дип билгеләп үтте Казахстан лидеры.
ИЗВЕСТИЯ
Фото: РИА "Новости"